Галәмнәр Хуҗасы булган Аллаһ Тәгаләгә хәмед-сәнәләр булсын. Безгә туры юлны күрсәткән пәйгамбәребез Мөхәммәдкә салават сәламнәребез ирешсен.
Моның соңында, Рәсәй мөселманнарының рухи җәмгыяте башлыгы, мөфти Әлбир Крганов исеменнән сәламнәрне җиткерәбез.
Татар гаиләсен Ислам диненнән башка сурәтләү мөмкин түгел. Татар халкының яшәеше дин белән бергә янәшә бара. Мөселман өммәтенең уңышлы булуында һәм үсешендә гаилә мөһим роль уйный. Гаилә нык булса, өммәт тә нык булыр. Әгәр гаилә җепләре өзелсә, өммәтебез дә таркалыр.
Татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте формалашуда да Ислам дине зур урын алып тора. Татар гаиләсендә дин төшенчәсе югары, гаилә кору зарури булып исәпләнә. Чөнки гаиләдә динлелек булса, аның нигезе дә нык, шулай ук гаиләнең нәсел-нәсәбе дә буыннан-буынга күчеп килеп гасырларга ирешә.
Мөселман гаиләсендә ир белән хатын бер-берсен тулыландыралар бер-берсенә терәк булалар һәм аларның гаиләдәге рольләре Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам Сөннәтендә тәфсилләп сурәтләнгән.
Шәригатьтә ир белән хатын арасындагы никах – гыйбадәтнең бер төре. Чөнки Ислам дине ул гадәти яшәү рәвеше. Бу хакта Пәйгамбәребез саллаллаһү галәйһи вә сәлләм: “Исламда никахсыз яшәү юк”, - дигән.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “... хатын-кызлардан күңелегезгә хуш килгәнен үзегезгә никах кылып алыгыз: ике, өч һәм дүрт итеп, әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать бергә генә никахланыгыз...” (Ниса, 3 аять)
Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам безне никах әмерләренең чикләреннән чыкмыйча уртак мөгамәлә табып, гаилә корып яшәргә өндәде. Моны ассызыклап ул: “Никахлашу – ул минем Сөннәтем, минем сөннәтемне санга сукмаучы – ул минем өммәтемнән түгелдер”, - диде.
Һичшиксез барча пәйгамбәрләр дә гомерләрен Аллаһның әмерләрен ирештерү юлына багышлаганнар, шуңа да карамастан, гаилә мөнәсәбәтләре аларга динне таратуга бер дә комачауламаган. Алар бөтен кешелек өчен үрнәк булдылар, өйләнешүдән тыелу ул иҗтимагый җаваплылыктан качу булуын үз тормышлары белән исбатладылар.
Өйләнешү – ул иманның яртысы. Бу хакта хәдистә дә әйтелә: “Өйләнешү иманның яртысын тәшкил итә”.
Өйләнмәгән кеше намазларын даими үтәсә дә, әгәр ул тормышын никах җепләре һәм хәләл җефетен тәэмин итү хокуклары белән бәйләмәсә, аның иманы камиллеккә ирешми. Бер хәдистә әйтелгәнчә, никахлашу яшенә ирешкән ир-егет яки хатын-кыз гаилә кормаган очракта, алар мескен кебек. Андый кешеләр кызганыч, чөнки алар никахлашу белән бәйле булган бик күп нигъмәтләрдән мәхрүм калалар.
Шәригать кануннарын үтәү кешене гөнаһлардан саклый. Әгәр кеше Шәригать кануннарын инкарь итсә, ул гөнаһларына буталып, үзенең йөзен югалта.
Элек-электән гыйлемле татар халкы балаларына дини белем бирергә тырышкан. Мәктәпкә яки мәдрәсәгә укырга биргәнче үк өйдә Аллаһ Тәгаләнең берлеге һәм барлыгы хакында мәгълүмат биргән. Кечкенәдән үк Шәригать кануннарына, әхлакъ һәм әдәпкә өйрәткән. 7-8 яшькә җиткәч, мәдрәсәгә укырга биргән. Алар 20-25 яшькәчә гыйлем алганнан соң, мөмкинчелекләре булган гаиләләр чит илгә укырга җибәргәннәр. Укуны тәмамлагач та, гаилә корганнар. Чөнки пәйгамбәребез сөннәте никахлашуны тиз тотарга өйрәтә. Никахлашу сөннәте инкарь ителсә, зинага һәм фәхишәлеккә юл ачыла. Шулай ук никахлашу Сөннәте киң таралганда, зинага урын калмый. Ислам диненең матурлыгы шунда, гөнаһлардан ерак торып пакь тормыш алып бару өчен, өйләнешүгә кагылышлы булган бөтен нәрсә рөхсәт ителә.
Шулай ук татар мөселман гаиләсендә буйга җиткән кызлар гел әти-әниләре янында булып, төпле гыйлем алганнар. Дини гыйлем алу белән беррәттән ана кеше кызын әйбәт хуҗабикә булырга да өйрәткән.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, дини гаиләдә аерылышулар да бик сирәк күренеш. Тарих битләренә күз салсак, XIX йөз – XX йөз башларында татар мөселман гаиләләре шактый ишле, нык һәм тату була. Гаиләдәге иң кече яшьтәгесе төп йортта калып, гаилә корып әти-әнисе белән бергә яшәгәннәр. Аларны тәрбияләп, картлык көннәрендә кадер-хөрмәттә яшәткәннәр.
Шәригатьтә никахлашу – ул ике кешене генә түгел, ә ике гаиләне берләштерә. Көнбатыш илләрендә өйләнешү – ул бары тик ике шәхеснең берләшүе. Яшь буын тәҗрибәсезлеге сәбәпле киләчәктә кызганыч булырлык карарлар кабул итәргә мөмкин. Яшь буынны авырлыклардан һәм борчулардан саклап калу максатыннан, Шәригать ата-анага баласы өчен лаеклы дип санаган шәхесне сайлау хокукын бирә. Чөнки ата-ана үзенең баласының мәнфәгатьләрен яхшырак белә һәм яхшырак яклый ала. Ата-ананың яше һәм тормыш тәҗрибәсе ягыннан караганда, алар үз балалары өчен төрле яктан күзаллап, яхшы тормыш иптәше сайлаячаклар. Шуңа күрә Шәригать буенча, ата-ана баласының ризалыгын һәм теләген игътибарга алып, аңа лаеклы булган тормыш иптәше табарга тиеш булалар. Бөтен гаилә әгъзалары белән фикерләшеп, киңәшләшеп кабул ителгән карарга Аллаһ Тәгалә Үзенең бәрәкәтен иңдерә.
Кызганычка каршы, бүгенге җәмгыятьтә өйләнешкәнчегә кадәр бергә яшәү модасы киң таралды. Мондый очракта вакытлыча мәхәббәткә нигезләнгән гаиләнең ахыры аерылышу белән тәмамлана. Аерылышулар 90%ны тәшкил иткәндә, хатын-кызның күңелендә нинди тынычлык булсын? Хатын-кыз канәгатьлек һәм юаныч эзләп бер урыннан икенче урынга ыргыла.
Ислам дине ир кешегә хатын-кызны тулысынча тәэмин итү һәм хәләл җефтен яклау вазыйфасын йөкләде. Шулай итеп гаиләдә ата-ана, балалар һәм аларның тормыш иптәшләре тәкъва булсалар һәм Шәригать кануннарына буйсынып яшәсәләр, мондый гаиләләр һичшиксез гомер буена сакланачак. Бу мөгамәләләрнең нигезендә иман булса, Аллаһ Тәгалә бу гаиләне бәрәкәтле итә һәм аларның тормышын мәхәббәт, тынычлык һәм бер-берсенә карата булган уртак бәйләнешләр белән тулыландыра. Мондый гаиләләр башкаларга мөселманнарның ничек яшәргә кирәк булуы хакында үзенә күрә бер күрсәткеч, үрнәк булып тора.