Хөрмәтле мөфти Әлбир хәзрәт! Сезне 50 яшьлек күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезнең күп милләтле, күп динле илебезнең башкаласында мөселман өммәте мәнфәгатьләрендә эш итеп, дин кардәшләребезне берләштерү һәм иманыбызны ныгыту юлында алып бара торган олы хезмәтегез Аллаһ Тәгалә каршында да, халкыбыз алдында да сөекле һәм саваплы гамәл булып тора.

Сез динебезне, гореф-гадәтләребезне кайгыртасыз, ил башлыклары һәм башка дини оешма җитәкчеләре белән уртак тел табып, нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барасыз, яшь буынга ислам кануннары буенча әхлакый тәрбия бирүгә зур тырышлык куясыз.

Безнең эшчәнлегебезгә төпле киңәшләрегез, изге гамәлләрегез белән һәрьяклап ярдәм итүегез өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез.

Динебезне алга таба үстерү юлында Сезгә көч-егәр, илһам һәм яңа уңышлар телим. Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән киләчәк тормышыгыз исән-имин, бәхетле һәм бәрәкәтле булсын. Сезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга саулык-сәламәтлек, бәхет һәм игелекле гомер насыйп булсын!


М.Шаймиев