1-m-200x145Агымдагы елның 29 июлендә Чүпрәле районы Мунчәли авылы көне — Мунчәли укулары бәйрәме үткәрелде. Бу бәйге 2008 елдан башлап һәр ел саен Мунчали авылы көне итеп үткәрелә. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү, татар авылларын саклап калу үрнәкләрен күрсәтү буларак Мунчәли авылы бәйрәменең дәрәҗәсе елдан–ел күтәрелә, масштабы да киңәя бара. Бу зур бәйрәм быел 10 тапкыр үткәрелә. Әлеге чарага Татарстаннан, Ульяновск, Чувашия, Мәскәү һәм Нижгар өлкәләреннән күренекле галимнәре, дин әхелләре, танылган шәхесләр, артистлар һәм күренекле якташлар, зур кунаклар килгәннәр.Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе, Чуашстан иҗтимагый палатасы әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбуллов та чакырылган кунаклар арасында иде Бәйрәм Мунчәли авыл мәчетенең 20 еллыгына багышланган чара “Мунчәли-укулары” дини җыен белән башланып китте. Татарстанның танылган имамнарыннан бәйрәм вәгазьләре, дини җырлар, кунаклар дин әһелләре чыгышы, өйлә намазы, корбан ашлары көннең беренче яртысында булды.

Татарстанның атказанган артистлары Алсу Абулханова, Рәзидә Шәрәфиева, Марсел Вәгыйзов, Азат Абитов, Дилә һәм Булат Нигматуллиннар, Чувашия Республикасы “Мишәр” халык фольклор ансамбле концерты бәйрәмгә килгән халыкны җыр — моңга күмде.

2024
#дсмр #ислам #рамадан #мусульмане #коран #пророк #рамадан2024
2024
Поздравление муфтия ДСМР Альбира хазрата Крганова с наступлением благословенного месяца Рамадан
2024
С наступившим благословенным месяцем Рамадан! #дсмр #рамадан #рамадан2024
2024
#рамадан #коран #ислам #дсмр #пророк #мусульмане
2024
Рамадан #дамадан #ислам #дсмр #мусульмане
2024
#рамадан #ислам #дсмр
2024
Международная межрелигиозная конференция "Сибирь–территория диалога" собрала более 500 делегатов
2024
«Актуальное интервью» с муфтием Альбиром Кргановым (г. Омск, 12 канал, февраль 2024 год)